Бу атнада 13 градуска кадәр җылыта. Явым-төшем туктый. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе – 1 ноябрьдә Татарстан бик җылы һава чолганышында калачак. Явым-төшем ихтималы аз, урыны белән томан. Көндез +7...+12. Төнлә +2...–1 градус. Пәнҗешәмбе – 2 ноябрьдә дә бик җылы һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +8...+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +2...+7. Көндез аз гына яңгыр сибәләргә мөмкин.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 3 ноябрьдә һава +3...+8 градуска кадәр җылыначак. Яңгыр көтелә. Шимбә – 4 ноябрьдә исә берникадәр суыта: көндез һава температурасы 0...+5 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә 0...–2 градуска кадәр төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез