Газетага язылу

Татарстанда 14 градус салкын булачак

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, кайбер урыннарда бераз кар явачак, аерым районнарда томан төшүе ихтимал.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 3–8 метр тизлектә исәчәк. Төнлә -9…-14 градус, көндез -7…-12 градус салкын булуы көтелә.
Юлларда бозлавык булганлыктан сак булырга киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре