Татарстанда 14 сентябрьдәге сайлауда бюллетеньнәрне автомат уку җайланмасы кулланылачак

Татарстанда 14 сентябрьдәге сайлауда 44 участокта сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларыннан (КОИБ) файдалану күздә тотыла. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе шул хакта белдерелде, дип хәбәр итә комиссиянең матбугат хезмәте.

Бу җайланмалар гадәттә меңнән артыграк сайлаучы теркәлгән участокларда – Казанда, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск һәм Чистайда кулланыла.

Кондратьев билгеләп үткәнчә, КОИБтан файдалану тавышларны исәпләүдә кеше йогынтысын киметү, мәгълүматларны “Выборы” дәүләт автоматлаштырылган системасына тапшыруны тизләтү мөмкинлеге бирә.

Комплекс сканер белән тәэмин ителгән. Ул һәр бюллетеньдәге мәгълүматны автомат рәвештә укый. Җайланма нибары 1 битне генә кабул итә. Ул шулай ук конкрет участокка карамаган документларны, дөрес рәсмиләштерелмәгән бюллетеньнәрне кире кага.

Сайлау комиссиясендә басым ясап әйтелгәнчә, әлеге җайланма тулысынча мөстәкыйль эшли, интернетка тоташтырылмаган, аңа киберһөҗүм куркынычы да янамый. Электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр барлыкка килгән очракта да системадагы мәгълүматлар тулысынча сакланып кала. Тавыш бирү төгәлләнгәч, КОИБ автомат рәвештә йомгак ясап, беркетмәне бастырып чыгара.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Рәисен сайлау, Дәүләт Советына Мәләкәс округы буенча өстәмә сайлау һәм җирле үзидарә органнарына 7,5 меңнән артыграк депутат сайлау узачак. Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә эшләячәк. Моңа кадәр мәгълүм булганча, “Бердәм Россия” партиясе республика Рәисен сайлауга Татарстанның бүгенге башлыгы Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре