Эшләмәүчеләрдән кемнәр пособиегә өметләнә ала
Йөклелек вакытында, йөклелек һәм бала табу буенча отпуск яки бала карау чорында эштән җибәрелгән хатын-кызлар, хезмәт килешүе буенча эшләмәүче, эшсезлек буенча пособие алмаучы яки Социаль фондка иминият взнослары түләмәүче гражданнар, шулай ук көндезге бүлектә укучы студентлар әлеге түләүләрне алу хокукына ия.
Эшләүчеләр өчен пособие
Хезмәткәр яки шәхси эшмәкәрнең әлеге пособиене үзе алырга һәм бу хокукны гаиләнең башка әгъзасына тапшырырга хакы бар. Моннан тыш, ул бала карау буенча ялны туктатып торырга һәм теләсә кайсы вакытта эшкә чыгарга яки укуын дәвам итәргә мөмкин. Бу пособие түләүгә берничек тә йогынты ясамаячак.
Әгәр гаилә бала карау буенча пособиегә дә, йөкле хатын-кызлар һәм балалар өчен бер тапкыр бирелә торган пособиегә дә дәгъва итә икән, ул түләүнең бер генә вариантын сайлый ала, ике пособиене дә бер үк вакытта алырга ярамый. Әгәр дә кеше берьюлы берничә бала караса, пособие һәр балага аерым билгеләнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез