Татарстанда 16 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстанда салкыннардан соң сизелерлек җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшем фаразланмый.
Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге 3-8 метрдан 6-11 метрга кадәр көчәячәк.
Салкын төннән соң көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава +11.. +16 градуска кадәр җылыначак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре