Татарстанда 17 тоннадан артык куркыныч ризык сатудан алынган

Татарстанда соңгы вакытта Роспотребнадзор идарәсе әйләнештән 17 тоннадан артык сыйфатсыз һәм потенциаль куркыныч азык-төлек продукциясе алган. Бу 1,2 мең партия, гомуми авырлыгы 17,9 мең килограмм.

Алынган продукция составында җиләк-җимеш, яшелчәләр, сөт эшләнмәләре, ит, кош-корт, йомырка, кондитер эшләнмәләре, он-ярма продуктлары һәм балык булган. Алуның төп сәбәбе - яраклылык вакытын, саклау шартларын үтәмәү һәм продуктларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган кирәкле документларның булмавы.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 114 беркетмә төзелгән. 237 объект кисәтү алган, ә 536 гомуми суммасы 7 904 мең сумга штрафка тартылган. Кайбер очракларда предприятиеләр эшчәнлеге туктатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре