Бүген – 8 октябрьдә Татарстанда антициклон йогынтысында һава температурасының күтәрелүе көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.
Республика күгендә алмашынучан болытлы һава сакланып кала. Явым-төшем ихтималы аз. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил.
Көньяк төбәкләрдә төнге кыраулардан соң (-2 градуска кадәр) көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр (Казанда +16...+18) җылыта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез