Татарстанда 19 яшьлек кыз суга батып үлгән: кабартылган боҗрасы коткармаган

Кичә Теләче районының Макс күлендә 19 яшьлек кыз су коенмакчы булган. Йөзә белмәгәнлектән, балаларның кабартылган боҗрасы белән суга кергән. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Кабартылган боҗрасы кулыннан шуып киткән дә кыз суга баткан. Фаҗигане күреп торган бер ир-ат мәетне судан тартып чыгарган. Яр буенда “Коенырга ярамый!” дигән белдерүләр урнаштырылган булган”, – диелгән хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, илдә тәүлек эчендә 29 кеше суга батып үлгән. Шуның бишесе – балалар.

9 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 39 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 20 процентка зуррак сан бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре