Газетага язылу

Татарстанда +20 градус җылы булачак

Бүген, 12 октябрьдә, Татарстанда элек урнашкан җылы һава торышы сакланачак, температура тагын бераз күтәреләчәк.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемнәр ихтималы аз.

Көндез тизлеге 5-10 м/с булган көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге вакыты белән 13 м/с тизлеккә кадәр җитәргә мөмкин. 
Көзге салкынча төннән соң  +15...+20 градуска кадәр җылы булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре