Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк. Һава температурасы әкренләп күтәреләчәк, явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
11 апрельдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Төнлә һава температурасы +1 дән -1 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез синоптиклар +14-16 градус җылы вәгъдә итә.
12 нче һәм 13 нче апрельдә Татарстанда төнге температура +3 тән -2 градуска кадәр фаразлана. Көндез +14-20 градус җылы көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез