Екатеринбургта “Дорога 2024” 11 нче Халыкара махсус күргәзмәсендә Татарстан Республикасы стенды да урын алган. Чарада юл төзелеше һәм транспорт инфраструктурасы өлкәсендәге казанышлар тәкъдим ителгән.
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин күргәзмәдә республикабызда “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проектын тормышка ашыру турында сөйләп үткән.
2024 елда 106 чакрым озынлыкта автомобиль юлларын нормативта каралган күрсәткечләргә җиткереп төзекләндерү планлаштырылган. 2017 елдан бирле төзекләндерелгән юллар озынлыгы 1 784 чакрым тәшкил итә. Агломерацияләрнең юллар челтәренең 85,01 проценты, төбәк юлларының 51,6 проценты нормативта каралган хәлгә китерелгән, дигән сүз бу.
Моннан тыш 2024 елда илкүләм проект кысасында 19 ясалма корылманы (күперләр һәм юлүткәргечләр – барлыгы – 745 п.метр) торгызганнан соң файдалануга тапшыру каралган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2022-2024 елларда республикада проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 55 объект (гомуми озынлыгы – 3 947 п.метр) нормативта каралган хәлгә китереләчәк.
Шулай ук илкүләм проект кысасында Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә “акыллы” транспорт системалары гамәлгә кертелә. 2024 елда Казан агломерациясендә мондый системаларның икенче дәрәҗәсен, Чаллы агломерациясендә – беренче дәрәҗәсен булдыруга ирешелгән.
Шул ук вакытта Татарстан территориясендә зур инфраструктура проектлары тормышка ашырылып килә. “Восток” М-12 автомобиль юлы төзелеп кулланылышка тапшырылды. Хәзерге вакытта, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен читләтеп, “Волга” М-7 автомобиль юлы участогын төзү, “Алексеевск-Әлмәт” участогында “Шәле-Баулы” автомобиль юлын салу, шулай ук Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре янындагы урау юлдан Башкортстан чигенә кадәр “Волга” М-7 юлын реконструкцияләү эшләре дәвам итә.
Әлеге чараларны үтәү нәтиҗәсендә республикада беренче категориядәге автомобиль юллары 458 чакрымга озынаеп, 2022 елгы күрсәткечтән ике тапкырдан күбрәккә артачак.
2025 елдан, “Яшәеш өчен инфраструкта” илкүләм проектын, Татарстанда федераль һәм төбәк юл эшләре программаларын тормышка ашыру кысасында, автомобиль юлларын, ясалма корылмаларны нормативта каралган хәлгә китерү, шулай ук зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Республиканың юл хуҗалыгы оешмаларында 13,5 меңнән артыграк кеше хезмәт куя. Юл төзелеше һәм аннан файдалану өлкәсендә югары квалификацияле белгечләрне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты әзерли.
Республиканың зур подряд оешмалары 3 мең берәмлектән артыграк юл техникасына ия. Һәр ел саен республикада 3 миллион тоннадан асфальт-бетон катнашмасы җиткерелә.
Югары квалификацияле кадрларга, заманча техника һәм җиһазларга, шулай ук юл төзелеше өлкәсендәге тәҗрибәгә ия булуыбыз республикага “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проектын, шулай ук зур инфраструктура проектларын тормышка ашыруда катнашу мөмкинлеге бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез