Татарстанда 2025 елның беренче яртысында 2,2 миллион квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
«Бу елны без кимендә 3 миллион 260 мең квадрат метр күрсәткеч белән төгәлләячәкбез», – дип ассызыклады ул, «Татар-информ» соравына җавап биреп.
Файдалануга тапшырылган квадрат метрларның гомуми санының дүрттән өч өлеше (1,6 миллион квадрат метрдан артык) шәхси йортларга туры килә. Шул ук вакытта күпфатирлы йортларга 550 мең квадрат метрдан артык өлеш туры килә.
Ул мондый аерма пандемия чоры белән бәйле, ул вакытта республика халкы шәһәр читендәге йортларга өстенлек бирде, дип аңлатты. Гыймаев сүзләренчә, быел күпләр пандемия чорында төзи башлаган йортларны тапшыра, шуңа күрә алар күпләп статистикага керә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәүөчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгәашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез