2025 елның беренче яртысында Татарстанда 2,2 миллион квадрат метрга якын торак төзелгән. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтте.
“2025 елның беренче яртысында Татарстанда 2,2 миллион квадрат метрга якын торак төзелгән. Бу – еллык планның 69 проценты”, – диде ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, сафка баскан торакның зур өлеше – шәхси йортлар. “Барлык төзелгән торакның 1,6 миллион квадрат метры шәхси торак төзелешенә туры килә. 550 мең квадрат метрдан да күбрәге – күпфатирлы йортлар”, – диде Илшат Гыймаев.
Министр урынбасары ачыклык та кертте: шәхси торак төзелешенә карата кызыксыну пандемия чорында арткан. “Халык шәһәр читендәге йортларга өстенлек бирә башлады. Әлеге шаукым хәзер дә дәвам итә. Шул исәптән, пандемия чорында төзелә башлаган йортларны сафка бастырып бетерәләр”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез