Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Мошенниклык статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Егет интернет аша иномарка сатып алмакчы булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, әнисе интернет челтәрендә автомобильләр сату буенча сайт табып, анда улының телефон номерын калдырган.
Озакламый егеткә бер ир-ат шалтыратып, үзен менеджер буларак таныштырган. Аралашу мессенджерда дәвам иткән. 1,5 миллион сумга чит илдән машина алып кайту турында сүз барган. Аферист, ялган килешү җибәреп, егетне ниндидер счетка 510 000 сум күләмендә беренче түләү кертергә күндергән. Кырыгалдар моны таможня чыгымнары белән аңлаткан Икенче көнне башка “белгеч” элемтәгә кергән.
Монысы, янәсе, автомобиль бәясен түләү, дигән булып, яңа реквизитлар җибәргән. Егет тагын 990 000 сум күчергән. Шуннан соң мошенниклар залог сыйфатында шундый ук күләмдә акча кертүне сораган. Егет, машинадан баш тартып, акчасын кире кайтаруны таләп итә башлагач, аферистлар “возврат” рәсмиләштерү өчен т 200 мең сум түләргә кирәклеген белдергән. Зыян күрүче шуннан соң гына аферистлар кармагына эләгүен аңлап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез