Газетага язылу

Татарстанда 23 меңнән артык такси бар

Татарстанда такси эшчәнлеге алып барырга рөхсәт бирелгән автомобильләр саны 23 меңнән артып киткән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында министр Фәрит Хәнифов әйтте.

«Татарстанда такси эшчәнлеге алып барырга рөхсәт бирелгән автомобильләр саны 23 меңнән артып китте. Аларның 20 меңгә якыны – Казанда эшли», – диде ул. Министр сүзләренә караганда, 2023 елда такси эшчәнлегенә бәйле федераль законга үзгәрешләр кергәннән соң, такси эшчәнлеген алып барырга бирелгән рөхсәт документлары саны 75 процентка арткан. «Тәүлегенә уртача 80 гариза килә», – диде Фәрит Хәнифов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре