Газетага язылу

Татарстанда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга икенче бала тапкан өчен 350 мең сум түләнәчәк

2027 елга Татарстан бюджетында икенче һәм аннан соңгы бала тапкан хатын-кызларга яңа ярдәм чарасына 562 млн сум акча каралган.

Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

"Бюджет проектында әлегә бу акчалар исәпкә алынмаган. Бу йөкләмә Дәүләт Советына бюджет турындагы закон проектын керткәннән соң килде», – дигән ул.

Герасимова сүзләренчә, 2027 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яңа ярдәм чарасы килештерелгән – икенче һәм аннан соңгы балалары туган 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр 350 мең сум күләмендә түләү каралган. Ул демографик сәясәт мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.

2027 елга Татарстан бюджеты проектында «Социаль сәясәт» өчен барлыгы 82 млрд сум бүлеп бирелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре