Татарстанда 26 градус салкын була

Узган тәүлектә күпчелек районнарда аз гына кар явып үтте.

Якындагы көннәрдә республикада явым-төшем көтелми. Иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә томан төшәргә мөмкин. Һаваның тәүлеклек уртача температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 3-6 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеоүзәге.

Татарстанда 21-22 февральдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -7...-12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә һәм иртән -15...-22, урыны белән -25...-26 градус булачак.

Якшәмбе – 23 февральдә дә явым-төшем ихтималы аз. Көндез һава температурасы -6...-11 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура берникадәр күтәрелеп, -14...-19, урыны белән -23 градус тәшкил итәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 24-25 февральдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми: явым-төшемсез салкынча һава саклана. Көндез -5...-10, төнлә -14...-20 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре