Татарстанда, 26 октябрьдән башлап, шәһәр яны поездларының графигы үзгәрә

26 октябрьдән Татарстанда поездлар яңа расписание буенча йөри башлаячак. Бу хакта «Содружество» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кертелгән үзгәрешләр берничә юнәлешкә кагылачак, шул исәптән Казан – Ульяновск, Казан – Йошкар-Ола, Казан – Борындык, Казан – Канаш, Казан – Паратск маршрутлары, шулай ук Нократ Аланыннан Казанга йөрүче поездларда да үзгәрешләр булачак. Күпчелек үзгәрешләр юл вакытын берничә минут (1 дән 33 минутка кадәр) арттыру яки киметүне күздә тота.

Мәсәлән, № 6751/6753 Казан – Ульяновск поезды 21 минут соңрак китәчәк, ә № 6385 Казан – Йошкар-Ола электричкасы, киресенчә, юл вакытын 24 минутка кыскартачак.

Шулай ук, Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча йөрүче поездлар да үзгәрешләр кичерәчәк. Моннан тыш, Казанны Албаба, Канаш, Свияжск, Арча, Кизнер, Сосновка һәм Кукмара белән тоташтыручы тимер юл транспортының да расписаниесендә кечкенә үзгәрешләр (1–15 минут эчендә) булачак, шулай ук Арча – Свияжск, Свияжск – Бөреле, Паратск – Бөреле, Бөреле– Волжск, Бөреле – Васильево, Шәмәрдән – Казан кебек торак пунктлар арасында да үзгәрешләр булачак.

Юлчыларга сәфәр алдыннан актуаль расписаниеләрне ачыклау киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре