1 июльгә Татарстанда 2 926 245 кеше сайлау хокукына ия. Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, федераль закон буенча сайлаучылар саны елына ике тапкыр: 1 гыйнварга һәм 1 июльгә аныклана. Аның сүзләренә караганда, төгәл мәгълүматлар тавыш бирүгә йомгак ясау, сайлауга килүчеләрнең процентын исәпләү өчен һәм, гомумән, сайлауның законлы нигездә узганмы-юкмы икәнен билгеләү өчен кирәк.
Исегезгә төшерәбез: 8 сентябрьдә Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлау, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау уздырылачак. Сайлау участоклары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез