Татарстанда 3 егеткә аткан җинаятьчене ике елдан соң тотканнар

Тикшерүчеләр эшне судка тапшыру өчен тиешле дәлилләр туплаган.

Оренбург өлкәсенең Тикшерү комитеты 2022 елның апрелендә Татарстанда машинада кальян тартып утыручы 3 егеткә аткан ир-атның тоткарлануы турында белдергән.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, әлеге ир 2022 елның язында Лаеш районы Чирпы авылына килеп чыккан һәм бернинди сәбәпсез 3 егет утырган автомобильгә аткан. Егетләрнең исән калуларын аңлап, вәхши тагын коралына ябышкан. Бер егет шундук һәлак булган, икесе качып котылырга өлгергән.
Ир-атка карата берничә статья буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре