Бүген, 19 мартта, Татарстан антициклон йогынтысында булганлыктан коры һәм салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Көндез 3-8 м/с тизлектәге төньяк җиле юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Вакыты белән 12 м/с ка кадәр көчәячәк.
 Чагыштырмача салкын төннән соң һава температурасы көндез -2 дән +3 градуска кадәр (ТР башкаласында – 0 дән +2 градуска кадәр булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез