Якын араларда Татарстанда җылытып, тәүлеклек уртача температура нормадан 8-10 градуска артып китәчәк.
Синоптиклар фаразына караганда, шимбә-якшәмбе көннәрендә республикада җепшек кар, яңгыр, буран, секундына 15-17 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил, юлларда бозлавык булачак. Шимбә – 24 декабрьдә тәүлек буе һава температурасының -2...+3 чикләрендә тирбәлүе көтелә. Якшәмбе – 25 декабрьдә көндез +1...-4, төнлә -8 градуска кадәр.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, киләсе атна башында явым-төшем акрынлап кимеп, һава температурасы шактый ук төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез