Татарстанда 32 баланы беренче сыйныфка кабул итү өчен тест узуга мигрантлардан гариза кергән. Сынауга кертелгән 16 сабыйның 13 е аны тапшыра алган. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, сынауны тапшыра алмаучылар өч айдан кабат белемен сынап карый ала. «Бу балаларның рус телен белүләре безгә дә кирәк», – диде министр «Татарстан 24» каналындагы «Интервью без галстука» тапшыруында.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикадагы мәктәпләр һәм балалар бакчаларында барлыгы 4 меңләп мигрант баласы белем ала һәм тәрбияләнә.
Исегезгә төшерәбез: чит илләрдән килүчеләрнең балаларын мәгариф оешмаларына алуның яңа тәртибе быел 1 апрельдән үз көченә керде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез