Татарстанда 3,5 меңнән артык яшь гаилә дәүләт ярдәмендә торак шартларын яхшырткан

2018 елдан бирле Татарстанда 3,5 меңнән артык гаилә дәүләт программалары ярдәмендә торак шартларын яхшырткан.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева – Мостафина әйтте.

“Татарстанда яшьләргә һәм яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итүче дәүләт программалары үз эшен дәвам итә. 2018 елдан 3,5 меңнән артык гаилә тораклы булды”, – диде ул.

Софья Галиева – Мостафина искәрткәнчә, төп ярдәм чараларының берсе – “Яшьләрне торак белән тәэмин итү” программасы. “Аның кысасында торак бәясенең 30–35 проценты кадәр субсидия бирелә. Акчаны беренчел яки икенчел торак базарыннан фатир сатып алу, йорт салу яки чиратка басканнан соң рәсмиләштергән ипотеканы каплау өчен тотарга мөмкин”, – диде министрның беренче урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, программа гамәлгә кергән 2018 елдан бирле, аның кысасында гына да республикада яшәүче 502 яшь гаилә торак шартларын яхшырткан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре