Татарстанда 40 градус суык: синоптиклар кисәтү игълан итте

Татарстанда, аномаль суыклар башлану сәбәпле, янә кисәтү игълан иткәннәр. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.

Шимбә, якшәмбе – 9-10 декабрьдә иртән һәм төнлә һава температурасы -30...-35 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта көнчыгыш һәм төньяк районнарда -40 градуска кадәр суыклар фаразлана.
Көндезге сәгатьләрдә исә Татарстан территориясендә термометрның терекөмеш баганасы -21...-26 градуска кадәр, төньяк һәм көнчыгыш төбәкләрдә -30 градуска кадәр төшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре