Газетага язылу

Татарстанда 400 меңгә якын кеше күз авыруларыннан интегә

Татарстанда 400 меңгә якын кеше күз авыруларыннан интегә. Республика клиник офтальмология хастаханәсе табибы Ольга Зверева сүзләренә караганда, иң күп таралган чирләр – ерактан яки якыннан начар күрү, астигматизм. Республикада 185,5 мең кеше шундый диагноз белән яши.

Белгеч узган елгы мәгълүматларга таянып әйткәнчә, 57830 кешедә – катаракта, 12,5 мең кешедә – күзнең челтәр катлавы үзгәрү (зәгыйфьләнүне кертеп), 18,5 мең кешедә күзгә шикәр чире зыян салу күзәтелә. 36 мең кеше глаукомадан җәфалана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре