Фаҗига чәршәмбе – 5 мартта булган.
Сарман районы Җәлил бистәсендә Лесная урамындагы йортта котчыкмалы фаҗига булган. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, үз өендә 43 яшьлек хатын-кыз 38 яшьлек танышы белән ачуланышкан. Болар үзара сугыша башлаган. Шулчак хатын-кыз, кулына пычак алып, исерек ирнең күкрәгенә һәм җилкәсенә кадаган. Ир-ат һәлак булган.
Хатын-кызның бер мәктәптә педагог булып эшләве – химия һәм биология укытуы турында мәгълүм. Ир-ат исә беркайда да эшләмәгән, кайчандыр “утырып чыккан”.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез