Татарстанда 450 ятим баланы торак белән тәэмин итү күздә тотыла

Быел Татарстанда 450 ятим баланы торак белән тәэмин итү күздә тотыла. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйтүенчә, 2013 елдан 2024 елга кадәр 5346 кеше махсус торак фондыннан фатир белән тәэмин ителгән. Ә инде узган елда ятимнәр арасыннан 621 кеше тораклы булган.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, ятимнәр мәнфәгатендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган ел 660 баланы гаиләгә сыендырганнар. Шуның 31 е – уллыкка (кызлыкка), 104 е – тәрбиягә, 525 е  опекага алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре