Быел Татарстанда 450 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Узган елда төбәктә 621 ятим бала тораклы булган. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VII чакырылыш Дәүләт Советының 11нче утырышында әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«2013 – 2024 елларда 5,3 мең ятим махсуслаштырылган фондыннан торак белән тәэмин ителгән», – дип сөйләде ул.
Һадиуллин сүзләренчә, илкүләм проектлар, Россия Мәгариф министрлыгы программалары, шулай ук республика җитәкчелеге карарлары кысаларында, узган елда 17 белем бирү объекты кулланылышка тапшырылган. Моннан тыш, 180нән артык белем бирү оешмасына капиталь ремонт ясалган.
Быелдан башлап, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» һәм «Кадрлар» илкүләм проектларында катнаша.
«Республиканың фәнни-мәгариф комплексы технологик алдынгылык илкүләм проектларында катнашырга планлаштыра һәм кушылды инде. Бу процесста 15 потенциаль катнашучы билгеләнде – югары белем бирү оешмалары һәм фәнни оешмалар», – диде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез