Татарстанда 47 меңнән артыграк кеше яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие ала

Татарстанда 47 700 ата-ана – яшь ярымга кадәрге баланы карау ялында. Аларның һәркайсына айлык пособие түләнә. Социаль фондның Татарстандагы бүлеге бу максатка 2 миллиард сумнан артыграк акча юллаган.

Пособиене ата-ана гына түгел, баланың башка туганнары яки опекуннары да рәсмиләштерә ала. Акча һәр ай саен – сабыйга яшь ярым тулганчы түләнә.

Аның күләме алдагы ике елдагы уртача керемнең 40 процентын тәшкил итә. Әмма минималь пособиедән ким булмаска тиеш. Быел Татарстанда түләүнең минималь күләме – 9 227,24 сум, ә максималь күләме – 49 123,12 сум.
Социаль фонд бүлеге, эш бирүчедән кирәкле мәгълүматлар алынганнан соң 10 эш көне эчендә, пособиене тәүге тапкыр түли. Алга таба акча һәр ай саен күчерелеп килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре