Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, республикада мохтаҗ гаиләләрне азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итүнең беренче этабы төгәлләнеп килә. Бу хакта ул онлайн-брифинг барышында әйтте.
Барлыгы 55 мең гаиләдән 48 меңе инде әлеге җыелмаларны кабул итеп алган. Кирәк-яракларлар җыелмасын тарату "Ярдәм янәшә" проекты кысасында башкарыла. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлыкка килгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез