Бу хакта “Татар-информ” Тикшерү комитетының Транспортта тикшерү Үзәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Исегезгә төшерәбез: гадәттән тыш хәл быел 29 июльдә Идел елгасында “Рыбкин дом” ял базасы тирәсендә булган. Гидроцикл понтондагы 49 яшьлек хатын-кызга килеп бәрелгән. Зыян күрүченең балтыры бик нык җәрәхәтләнгән. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, гидроцикл йөртүче исерек хәлдә булган, кечкенә суднолар белән идарә итү хокукына ия булмаган. Килеп туган хәлдән соң ир-ат зур тизлектә китеп барган, гидроциклын яшерергә маташкан.
Табибларга зыян күргән хатын-кызның аягын кисәргә туры килгән. 35 яшьлек ир-атка хулиганлык һәм белә торып сәламәтлеккә зыян салу статьялары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Башта аны өй арестына озаткан булганнар. Хәзер исә, чикләү чарасын кырысландырып, сак астына алганнар һәм тикшерү изоляторына җибәргәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез