Газетага язылу

Татарстанда 50 меңгә якын кеше БПЛА һөҗүме турында кисәтә торган кушымтадан файдалана

Татарстан Республикасында 49 меңнән артык кеше Халык фронты тарафыннан эшләнгән «Радар. НФ» кушымтасын урнаштырган.

 Сервис дошманнарның пилотсыз очкычлары һәм диверсия төркемнәре барлыкка килүгә оператив җавап бирү өчен файдаланыла. 

Кулланучылар дрон күргән очракта интернет булмаганда да  хәбәр итә ала, бары тик авторизация узарга гына кирәк. Мәгълүмат реаль вакыт режимында тиз арада җавап бирү хезмәтләренә тапшырыла.

Кушымтада шулай ук тактик медицина буенча өйрәтү материаллары һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында башкарырга кирәкле гамәлләр буенча инструкцияләр урнаштырылган.

Кушымтаны Ru Store һәм App Gallery кибетеннән күчереп алырга мөмкин. IPhone хуҗалары исә «Кибердружина» проектының чат-боты аша хәбәрләр җибәрә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре