Татарстанда 50 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган

Татарстанда күп балалы гражданнарның җир кишәрлекләре бирү турындагы гаризалары буенча исемлекләргә 72,2 мең гариза бирүчене кертү турында карар кабул ителгән. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Иң күп гариза бирүчеләр Казанда (18,1 мең) һәм Чаллыда (9,4 мең) теркәлгән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 55,1 мең җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шуларның 9,1 меңе - Казанда, 3,4 меңе - Чаллыда.

Гомумән алганда, Татарстандагы күп балалы гаиләләргә 50,7 мең җир кишәрлеге бирелгән инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре