Түбән Кама урманында 500 мең сумга шалаш сатыла. Корылма Береговая урамында урнашкан. “Авито” белдерүләр сайтында шул хакта мәгълүмат пәйда булган.
“Түбән Камада шәһәр читендә иң арзанлы торак сатыла. Шалаш стилендә төзелгән. Якында гына елга, кибет, юл, шәһәр. Чишмә дә ерак түгел. Урман һавасы, тынычлык”, – диелгән белдерүдә.
Түбән Камада фатир бәяләре кыйммәтләнү җәһәтеннән, кемнеңдер шулай шаяруы булса кирәк бу, дип яза“НТР 24”. Шәһәрдә аренда түләүләре дә, сатуга чыгарылган фатир бәяләре дә кинәт кенә үскән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез