Татарстанда 58 яшьлек ир-ат кибеттә вафат булган

Үлемнең сәбәбе ачыклана.

23 сентябрьдә кичке сәгать 5ләр тирәсендә Чаллыдагы кибеттә бер ир-ат кинәт кенә хәлсезләнгән. Ул идәнгә утырган да...үлгән. Бу коточкыч хәлне күзәтеп торган хатын-кыз, Эчке эшләр министрлыгының дежур частенә шалтыратып, полиция һәм “Ашыгыч ярдәм” чактырткан, дип яза “Челнинские известия”.

“Ашыгыч ярдәм” мәгълүматларына караганда, сатып алучы табиблар килгәнче җан биргән. 59 нчы комплекста яшәгән иргә 58 яшь булган.
Морг белгечләре кинәт үлемнең сәбәпләрен ачыклаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре