Газетага язылу

Татарстанда 63 яшьлек балыкчы ток сугудан һәлак булган

Татарстанда 65 яшьлек балыкчы, кармагының ялгыш кына тимер юл чыбыгына тиеп китүе сәбәпле, ток сугудан һәлак булган. Фаҗига Горький тимер юлының “Юдино-Васильево” өлешендә, тимер юлның 572 нчы чакрымында килеп чыккан. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат иртән балыкка барганда, саксызлыгы аркасында, кармагы белән контакт челтәренә тигән. Нәтиҗәдә аны 27500 вт егәрлегендә электр тогы суккан. Бәхетсезлеккә юлыккан ир-ат берничә минуттан соң һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре