Татарстанда 63 яшьлек хәрби 52 яшьлек сөеклесенә өйләнгән

Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә контракт буенча хезмәт итүче Иван Шемеев һәм Тамара Юманованың никахлашу тантанасы узган.

Аларны район хакимияте башлыгы Марат Гаффаров котлаган. Ул гаилә парына эчкерсез теләкләрен җиткереп, никахлашу турында таныклык һәм истәлеккә бүләк тапшырган.
“Ике дистә ел бер түбә астында яшәсәк тә, хәзер генә законлы төстә никахлашырга булдык. Иванның махсус хәрби операция зонасыннан бөтенләйгә кайтуын көтәбез. Әлбәттә, бик борчылам. Әмма барысы да әйбәт булыр дип ышанам”, – дигән Тамара “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Алар 22 ел элек бергә яши башлаган икән инде. Тамара – Чуашстанның Шемуршинск районыннан. 52 яшьтә. Балалар бакчасында эшли. Иванга исә 63 яшь. Чуаш Чүпрәлесе авылыннан. Шунда ук укыган. Соңгы елларда юл төзелешендә эшләгән. Ә узган елның ноябрендә Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби хезмәткә киткән. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша.
Улы Олегның махсус хәрби операциядә катнашуы Иван өчен зур этәргеч булган. Хәзер менә аталы-уллы Шемеевлар илебезнең тынычлыгын саклый.
“Тормышта авыр чаклар да, җиңелрәге дә була. Без – Ватаныбыз уллары, илебезне саклау юлына үзебез үк басканбыз икән, җиңү яулау өчен бик нык һәм көчле булырга тиешбез”, – ди Иван Шемеев.
Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре