Чаллыда “Хайер” корпорациясе урамындагы ташландык урында 65 яшьлек ир-ат технологик коега егылып төшкән. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Ярый әле бу хәлне күрүчеләр булган. Алар, ярдәмгә ашыгып, ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән. Коткаручылар күрсәтелгән урынга бик тиз генә килеп җиткән.
Зыян күрүчене махсус җайланма – колга-баскыч ярдәмендә коедан тартып чыгарганнар. Коткарганнан соң медиклар карамагына тапшырганнар. Аның суык коеда бик нык туңганлыгы һәм егылганда бәрелгәнлеге ачыкланган. Ир-ат, хәле һәм яшеннән чыгып, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез