Үлем сәбәбе ачыклана.
Кичә 15.00 сәгатьтә Чаллының юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Яр буе урамына “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Анда алар өлкән яшьтәге бер ир-атның үз йорты янында селкенмичә ятуын күргән.
Медиклар аның ике тәүлек чамасы элек вафат булганлыгын ачыклаган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат йөрәк өянәгеннән җан тәслим кылган булса кирәк. Үлемнең тәгаен сәбәбе шәһәр моргында ачыкланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез