Бу хакта республика Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хәрбиләрне һәр пәнҗешәмбе «Ватанны саклаучылар» фонды базасында кабул итәләр. Дәүләт юридик бюросы юристлары гражданнарга социаль‑хокукый ярдәм мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә. Ел ярым дәвамында белгечләр 750 кешегә ярдәм күрсәткән.
Татарстан Дәүләт бюросы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды арасында хезмәттәшлек турындагы килешү 2023 елның 9 июненнән гамәлдә. Бу вакыт дәвамында мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек арткан: беренче елда 62 кеше мөрәҗәгать иткән булса, 2024 елда инде 261 кеше килгән. 2025 елда юристлар 450дән артык кешегә консультацияләр биргән.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, гражданнар еш кына паспортны яңадан ясату, акчалата түләү алу, отпуск ялы рәсмиләштерү, инвалидлык статусы алу һәм башка социаль гарантияләр турында сораулар белән мөрәҗәгать итә икән.
Килешү гамәлдә булган вакыт эчендә юристлар 95тән артык кабул итү көне уздырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез