Татарстанда 78 яшьлек әбигә мошенникларга күчергән акчасын кире кайтарганнар

Яшел Үзән районы прокуратурасы өлкән яшьтәге хатын-кызга мошенникларга күчергән акчасын кире кайтарырга ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. 78 яшьлек хатын-кыз, телефон аферистлары “кармагына” эләгеп, 80 мең сум акчасын кемнеңдер банк счетына күчергән. Пенсионерга, имештер, акчасыннан процентлар киләчәген вәгъдә иткәннәр. Әмма акчаны күчерүгә үк “бизнесменнар” юкка чыккан, әбигә вәгъдә ителгән процентлар килмәгән.
Прокурор дроппердан – банк счеты хуҗасыннан бөтен сумманы түләтү таләбе белән дәгъва юллаган. Прокурор таләпләре канәгатьләндерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре