Татарстанда 8 кеше газ белән агуланып үлгән

Ел башыннан бирле Татарстанда газга бәйле 250 куркыныч очрак булган. 28 е – сөрем газыннан агулану. Шул сәбәпле 8 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Мондый куркынычларның сәбәбе, барыннан да элек, шлангларның начар ялгануына (68 очрак), төтен юллары тыгылу (35), торбаүткәргечләрдән газ чыгып торуга (65) бәйле.
Су җылыту өчен газ колонкаларын үзбелдеклеләнеп тоташтыру очраклары даими теркәлеп тора. Шул сәбәпле Казан һәм Әлмәттә газүткәргечкә су эләгүнең 25 очрагы ачыкланган.
Шулай ук кухня белән залны берләштерү, герметик тәрәзәләр кую аркасында да гадәттән тыш хәлләр булгалый. Мондый очраклар Казанда һәм Кама Тамагы районында теркәлгән.
Шушы чорда республикада 59 янгын очрагы булган. Берсе газ җиһазын үзбелдеклеләнеп алыштыруга бәйле. Бу санга, янгын газдан килеп чыкмаса да, торакны газдан өзү өчен газ хезмәтләрен чакыру да кертелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре