Газетага язылу

Татарстанда 8 район терлек азыгы әзерләүгә керешкән

Хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә керешкән. Соңгы мәгълүматларга караганда, уҗым культураларыннан, аерым алганда, арыштан 10 мең тоннадан артыграк сенаж хәстәре күрелгән инде. Алты район – Әгерҗе, Алабуга, Кайбыч, Лениногорск, Минзәлә һәм Мөслим районнарында көзге арышны чабу эшләре алып барыла. Азнакай һәм Чүпрәле районнары хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрдән сенаж әзерләүгә керешкән.

Быел һава шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә үләннәр күкрәп үсә. Малларны азык белән тәэмин итү өчен 3 миллион 270 мең тонна сенаж, 3 миллион 740 мең тонна силос, 327 мең тонна печән әзерләргә кирәк. 1 баш шартлы терлекне уртача 40 центнер азык белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк бу.
Терлек азыгы әзерләүдә авыл хуҗалыгы техникасына кытлык юк. Кырларда 650 комбайн, 500 үзйөрешле, 1500 тагылма һәм асылма чапкыч эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре