Татарстанда әби үлеменә сәбәпче булган автобус йөртүчесенә хөкем карары чыгарганнар

Чаллыда юлда барганда кинәт кенә бөтен игътибарын телефонына юнәлтүе аркасында 72 яшьлек хатын-кызны харап иткән автобус йөртүчегә 2 елга шартлы җәза чарасы билгеләгәннәр.

Шушы ук чорга ул транспорт белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан да мәхрүм калган. Автобус йөртүче ир-ат “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чараларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле саксызлык белән кеше үлеменә китерү” җинаять статьясы нигезендә гаепле дип танылган. Бу хакта “KazanFirst” шәһәр судының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: “НЕФАЗ” автобусы Муса Җәлил проспектында өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән.  Җәмәгать транспорты рулендәге йөртүченең светофорда кызыл утка чыгуы шундый фаҗигагә китергән. Кызганычка, Ашыгыч ярдәм хастаханәнең реанимация бүлеге табиблары пенсионерның гомерен саклап кала алмаган.

Судта билгеләнгәнчә, фаҗига “НеФАЗ” автобусын йөртүченең светофорга җитәрәк бөтен игътибарын телефонга җәлеп итүе сәбәпле килеп чыккан. Ул, светофорның кызыл сигналына чыгып, өлкән яшьтәге хатын-кызның гомерен өзгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре