Татарстанда «Агрария фәне көне-2025» узды

2нче июльдә Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы базасында «Агрария фәне көне-2025» узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин һәм Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илшат Нуриев билгеләп үткәнчә, чара дүртенче мәртәбә уздырыла. «Безнең монда егерме биш культура буенча йөздән артык кыр тәҗрибәсе салынды. Без бүген биредә яңа биопрепаратлар, төрле ашламалар эшлибез», - диде ул.

Дмитрий Яшин ассызыклавынча, Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы агросәнәгать комплексы белгечләрен тарту ноктасына әверелде һәм бирегә елдан-ел күбрәк кешеләр җыела.

«Безнең алда, Татарстан Республикасының гына түгел, ә якын-тирә төбәкләр, бөтен Россия аграрийлары өчен очрашу урынын булдыру бурычы тора», - диде ул.

Чарада катнашучылар, Татарстан Республикасы өчен төп һәм традицион булмаган культураларны үстерү буенча төрле технологияләр кулланып, чәчүлек кишәрлекләрендә кыр тәҗрибәләрен карадылар.

Шулай ук югары сыйфатлы төрле культуралар җитештерүнең нәтиҗәле технологияләре, терлекчелек ихтыяҗларын тәэмин итү өчен адаптацияле азык җитештерү, шулай ук туфракны биологияләштерү һәм авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын җитештерү өчен адаптацияле агротехнологияләр эшләнмәләре дә тәкъдим ителде.

«Агрария фәне көне-2025» чарасында катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты белгечләренең эшләнмәләре белән таныштырдылар. Алар тарафыннан табигый-климат хәтәрлекләре арта барган шартларда бөртекле культураларның генетик ресурслары белән идарә итү системасы кертелде, ул ашлык җитештерүне арттыруны тәэмин итәчәк, диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре