Татарстанда «Агроволга - 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Агроволга - 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Быелгы күргәзмә бишенчесе һәм 48 гектардан артык территориядә 27 илдән катнашучыларны берләштерә.

Экспозицияне ачуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан - илнең авыл хуҗалыгы җитештерүе лидерларының берсе, дип билгеләп үтте. «Узган ел йомгаклары буенча без авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә кердек», - диде Республика Рәисе.

Татарстан төп азык-төлек продуктлары буенча үз-үзен тәэмин итүче төбәк, диде ул. “Безнең аграрийлар Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча ил җитәкчелеге куйган бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертәләр. Шунысы куанычлы, республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме елдан-ел арта бара”, - дип билгеләп үтте ул.

“Агроволга - 2025” 9 июльдән 11 июльгә кадәр барачак. Күргәзмә үз мәйданчыгында тәҗрибә-демонстрация кырларын, масштаблы экспозицияне һәм төрле илләрдән 400дән артык компания катнашында эшлекле программаны берләштерә.

Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе барышында мелиорация комплексын үстерү, сөт терлекләре белән идарә итү, фермаларны автоматлаштыру, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру һәм цифрлы трансформация исәбенә табышны арттыру, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына инвестицияләр кертү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак.

Бүген шулай ук сөтчелек юнәлешендә эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча «КРАСА АГРОВОЛГИ» V Республика конкурсы старт алды. Бу ярыш ел саен уздырыла һәм монда Татарстан Республикасының 36 нәсел хуҗалыгыннан 40 тана һәм беренче бозавын китергән 36 яшь сыер катнаша.

Кыр экспозициясендә авыл хуҗалыгы техникасын күрсәтү һәм газда эшләүче «BELARUS» тракторларын оста йөртү буенча «МТЗ-ШОУ» республика чемпионаты узды. Тамашалы трактор-шоу ике трассада: киртәләр куелган һәм фигуралы йөртү юлында уза. Ярышларда Идел буе федераль округыннан 100дән артык иң яхшы механизатор катнаша.

Иртәгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов төбәктә агротуризмның перспектив юнәлешләре турында сөйләячәк, Дмитрий Яшин сыек ашламалар куллануның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат бирәчәк, ә Рафаэль Фәттахов машина-трактор паркында сакчыл җитештерү турында сөйләячәк.

Сезне «Агроволга - 2025» күргәзмәсе кырларында көтәбез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре