Татарстанда – яшьләр атнасы! 27 июньдә яшьләр категориясенә керүче һәм күңеле яшь булган һәркем бәйрәм итә. Алай гына да түгел, Татарстанның район үзәкләре һәм зур шәһәрләрендә Яшьләр көне уңаеннан чаралар атна буе дәвам итәчәк. Бу хакта тулырак Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.
– Матур бер гадәт буенча, июньнең соңгы атнасын яшьләргә багышлыйбыз. Россиякүләм Яшьләр көне 27 июньдә генә булса да, чараларны инде 20 сендә үк башладык. Ул көнне Алабуга яшьләре белән бәйрәм иттек. Ә инде 25 еннән алып 27 июньгә кадәр «Татарстанда җәй» проекты кысасында бәйрәм чаралары республиканың төрле район һәм шәһәрләрендә дәвам итәчәк, – диде Ринат Садыйков.
Әйтик, Балтачта яшь гаиләләр парады оештырырга уйлыйлар. Анда күпбалалы гаиләләрне дә бүләкләячәкләр. Түбән Камада – ГТО фестивале, ә Сарман районында Россия Герое белән очрашу узачак.
Хәзерге вакытта Татарстанда 14–35 яшьлек 1 019 000 кеше яши.
– Гомумән алганда, быел Яшьләр көне кысасындагы чараларның барысы да «Бел, ярат, горурлан, арттыр» шигаре астында узачак, – диде яшьләр эшләре министры. – Шулай итеп, без яшьләргә илебез тарихы, замандашларыбызның казанышлары, Россия һәм Татарстандагы мөмкинлекләр турында сөйләячәкбез.
Казанда бәйрәм 28 июньдә ике урында – «УРАМ» экстрим-паркы һәм Горький паркында узачак. Быел да яшьләр өчен төрле тематик мәйданчыклар әзерлиләр. Җыр-бию, күңел ачу, бәйрәмнең төп кунагы буларак чакырылган Дора атлы җырчының чыгышлары белән беррәттән, файдалы чаралар да булачак.
– Казан гына түгел, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәттәге бәйрәмгә без төрле оешма-предприятиеләрне чакырып, эш тәкъдимнәре ярминкәсе оештырачакбыз. Яшьләр үзләре өчен кызыклы юнәлешләр белән танышып, телиләр икән, шунда ук эшкә урнашыр өчен гариза да яза алачак, – дип сөйләде Ринат Садыйков.
Җәйге чаралар афишасы белән «Татарстанда җәй» сайты аша танышырга мөмкин. Әлеге проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла башлады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез