Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән булдырылган «Татарстанда җәй» проектын гамәлгә ашыру барышында 3500 дән артык чара уздырылган.
Татарстан Шәһәрләрне үстерү институты белгече Данил Данилов искәртеп үткәнчә, проект 1 июньдә барлык муниципалитетларда башланып киткән. Махсус эшләнгән цифрлы платформага (чаралар афишасы белән) җәй дәвамында 1 миллионга якын кеше кергән. Шуның 42 проценты – Татарстанда яшәүчеләр, 56 проценты – башка төбәкләрдән кунаклар.
«Безнең ишегалды» программасының дәвамы – «Күрше» фестивале программаның төп юнәлешләреннән берсенә әйләнгән. Фестивальнең приз фонды 20 миллион сум тәшкил иткән. Акча республикада яшәүчеләр, идарәче оешмалар һәм эшмәкәрләр тәкъдим иткән 65 проектка бүлеп бирелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез