Әлмәттәге фестиваль 100 меңгә якын катнашучыны берләштерде, Алабугада «Туган батыр» фильмын тәкъдим итү чарасы узды. Республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән башланып киткән «Татарстанда җәй» программасы кысасындагы чаралар дәвам итә.
Узган ялларда Алабугада җәядән ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры үтте. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан, Әстерхан, Кемерово һәм Омск өлкәләреннән 100 дән артык кеше катнашты. Шунысын да искәртик: әлеге турнир республикада 2022 елдан бирле оештырыла. Быелгы программа кысасында җәядән ату, шулай ук яшүсмерләр арасында көрәш буенча ярышлар, «Туган батыр» анимация фильмын тәкъдим итү чарасы узды. Теләге булганнар уктан һәм арбалеттан атуда, балта һәм сөңге ыргытуда үз көчен сынап карады, мастер-классларда катнашты, милли ризыклардан авыз итте.
Турнирны дөньякүләм танылган дин галиме, Дубай халыкара изге Коръән премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе әгъзасы шәех Мәэмүн әр-Рави ачып җибәрде. Ул Коръән аятьләре укыды. Җәмәгать намазы да кылдылар. Чарада катнашкан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка әлеге проектка грант ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Оештыручылар әйтүенчә, ярышның төп максаты – җәядән атуга карата кызыксынуны арттыру, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, шулай ук төрле халыкларның тарихи, мәдәни, этник һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау.
– Җәядән ату белән бер еллап кына шөгыльләнәм. Башта ирем кулына җәя алган иде. Аннан мин дә кызыгып киттем. Алабугага беренче тапкыр гына килүебез. Шәһәр үзе дә, турнир да бик ошады, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Башкортстаннан килгән Диләрә Ярушева.
Җәйге чаралар Казанда да дәвам итә. Аерым алганда, узган ялларда «Парк каһарманнары» проекты волонтерлары «Весна» торак комплексы янындагы паркны җыештырырга чыкты. Алар Нокса елгасы тирәсен чистартты. Сүз уңаеннан, акциягә теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен проектның рәсми сайтында теркәлү дә җитә. Игелекле чараларда катнашучылар шул рәвешле баллар җыя. Ә җәй азагында иң тырыш кешеләргә бүләкләр тапшырырга ниятлиләр. Җәйне күңелле дә, файдалы да итеп үткәрергә мөмкин, кыскасы.
Әлмәттә исә «Татарстанда җәй» программасы кысасында узган «Каракүз – 2025» фестивале тәмамланды. Быел ул нефть каласында 18 июльдә башланган иде. Өч атна дәвамында фестиваль 100 меңнән артык кунакны берләштергән. Аерым алганда, шәһәрдәге скверларның берсендә узган Сынлы сәнгать бәйрәмендә рекорд та куярга тырыштылар. Эш шунда ки, «Каракүз» фестивале 2020 елдан бирле үткәрелә. Зур булмаса да, бишьеллык юбилей уңаеннан, бер мәйданда берьюлы 555 кеше рәсем ясаган.
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова әйтүенчә, әлеге фестиваль мәдәни туризмны үстерү кысасында да әһәмияткә ия. Ул «Каракүз»не оештыручыларга рәхмәт белдерде.
– Әлмәт илнең төрле почмакларыннан кунаклар җәлеп итә. «Каракүз» мәдәният бәйрәме генә түгел, ә иҗат кешеләренең очрашу, фикер алышу, илһам алмашу урынына да әверелде, – диде ул.
«Татарстанда җәй» республика программасы кысасындагы чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта тулырак мәгълүматны программаның рәсми сайтында белергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез